Терроризм корбаннарын искә алу көне-һәр халык календаренда аның канына сеңгән кара дата.

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бу көнне террор актлары корбаны булган кешеләрне искә алу көне дип  игълан  ителде.
Һәр милләтнең үз Хәтер көне, димәк, үз ачы тарихы бар. Бу фаҗигаләрне беркем дә онытмасын өчен, кешеләр иң масштаблы терактларны истә тотарга тиеш. Әбде авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр аудиториясе һәм өлкән буын арасында гражданлык-хокукый, гомумкешелек, югары һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне алга җибәрүгә юнәлдерелгән чара үткәрде.  Инвалидлар янына бардылар, авыл халкына терроризмга каршы агарту буенча буклетлар тараттылар, террорчылык янавы килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булган вакытта үтәлергә тиешле саклык чаралары турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International