Максабаш авылы китапханәсе «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Челтерәгез, чишмәләр” дип исемләнгән экологик маршрутыбыз авылдашыбыз Галлямов Сәлим Хатыйм улы тарафыннан төзекләндерелгән “Олы юл” чишмәсендә тукталды. Әлеге чишмә узенен саф суы белән тәнгә сихәт бирсә, гүзәллеге белән җанга тынычлык иңдерүче ял урынына да әйләнгән.
25 август көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә танылган драматург, Татарстанның халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Туфан Миңнуллин - татар халкының сөекле улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә куелган әдәбият олуг шәхесебезнең тормышы, иҗаты турында сөйли, аның турында замандашларының хатирәләре белән бүлешә. Шулай ук, китапханәче Туфан Миңнуллинга багышланган видео күзәтү эшләде һәм үзенең социаль челтәр битенә урнаштырды.
Урта Мишә авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче балалар белән “Һичкайчан онытылмас батырлык” исем астында тарих сәгать үткәрде.
Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Россия флагы - безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән информацион сәгать узды.
Күкчә авыл клубының инстаграм челтәр битендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 23 июль көнне игълан ителгән «Мин табигать баласы” дип исемләнгән онлайн фотоконкурска 23 август көнне нәтиҗә чыгарылды.
Әлеге бәйгедә:
1урынны Зиятдинова Самира;
2 урынны Розыева Эльмира һәм Розыева Ләйсән;
3 урынны Халиуллина Ясминә, Гатауллин Ислам, Антонов Әмирләр яулады.Әлеге онлайн рәвештә үткәрелгән чарада балалар бик теләп катнаштылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
24 август көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзаләренең табигать кочагында чираттагы ошрашулары булып узды. Алар берләшмә әгъзасы Нәсимә Рахматуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. Очрашу ахырында милли ризыклар, шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтеләр.
23 нче август көнне Кәкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле берләшмәләргәгә йөрүче балалар белән “Табигать - ул тиңсез хәзинә” дип исемләгән экскурсия оештырды.
Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.”Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән әңгәмә дә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде.
Һәркем өчен үзенең туып-үскән туган ягы якын. Алан мәдәният йорты "Туган авылым -Аланым" дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. 26 август көнне фотоконкурска йомгак ясалды:
1урын-Резедә Дәвлиева,
2урын-Әнисә Лотфуллина,Римма Биккинина,
3урын-Хисамиев Артур,Биккинина Гөлсем.
25 нче август көнне Теләче авылының күркәм гаиләсе Нуртдинов Раис Рөстәмович һәм Нуртдинова Елена Яковлевна Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Минниханов белән аның тормыш иптәше Гөлсина Ахатовна Минниханова оештырган ин яхшы гаиләләр өчен очрашуда булып кайттылар. Котлыйбыз!