24 август көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзаләренең табигать кочагында чираттагы ошрашулары булып узды. Алар берләшмә әгъзасы Нәсимә Рахматуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. Очрашу ахырында милли ризыклар, шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтеләр.