26 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган "Драмалар - күңел дөньябыз" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.
Балаларны кече яшьтән китап белән дус булырга өйрәтү, китап укуга кызыксындыру уяту максатыннан Иске Җөри авылы китапханәчесе “Ак каен” балалар бакчасында булды. Китапханәче балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, матур рщсемнщрен карадылар, укылган шигырьләр буенча сорауларга җавап бирделәр
23 август көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе “Ахирәтләр” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән берлектә “Изгеләр чишмәсе” яннарын җыештырып кайттылар.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Республика балалар китапханәсе» «Читающие дети: читаем на языках народов Республики Татарстан» - халыкара әдәби онлайн уку марафоны турында игълан итте. Шармыш авыл китапханәсе шушы марафонда катнашырга булды һәм сайлап алу турын уздырды. Анда теләге булган һәр кеше әлеге әдәби онлайн марафон тематикасы буенча теләсә кайсы әсәрне укып катнаша ала иде. Конкурска Чернов Вячеслав һәм Проноз Полина башкаруында “Мой сон”, “Пусть процветает Родина моя” шигырьләре җибәрелде.
Олы Мәтәскә китапханәсендә бу көн берничә укучы катнашында “Батырлар елмаеп үлделәр”дигән исем астында искә алынып үтте. Китапханәче аларга кыскача каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре турында сөйләде. “Моабит дәфтәрләре” китабы белән таныштырды. Еллар үтсә дә“җәлилчеләрнең” батырлыклары мәңге онытылмас.
Максабаш авылы китап укучысы Усманов Идел әлеге конкурста катнашып шагыйрьнең “Егет җыры” шигырен укыды һәм олылар арасында беренче урынны яулады.
Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миннуллиның тууына 85 яшь тулу уңаеннан Төрек-Тәмте китапханәсендә аның әрәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды
26 август көнне китапханә хезмәткәрләре Теләче ял паркында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Туган җирем – Татарстан” дип аталган викторина үткәрде, укучыларны Татарстанның тарихи урыннары, үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыры. Викторина барышында балалар бик актив катнашып, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр
25 август көнне Теләче үзәк китапханәнең уку залында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган “Драмаларда – күңел дөньябыз” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. 26 август көнне китапханә хезмәткәрләре Теләче ял паркында шул ук исем астында әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар язучының тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Т.Миңнуллин әсәрләреннән өзекләрне укыдылар.
26 август көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы күчмә китапханә белән яңа китапларны тәкъдим итү максатыннан янгын сүндерү бүлегндә булып кайттылар