Алдан ук китапханәдә «Тиздән мәктәпкә" дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде. Балалар рәсемнәре «Исәнме мәктәп!» күргәзмәсен бизәде, анда белешмәлекләр, энциклопедияләр һәм әлифба китабы тәкъдим ителде. Барлык балалар да уку елы башлануга буклет рәвешендә кечкенә бүләкләр һәм киңәшләр алдылар.
26 август көнне Республика көне уңаеннан Балыклы авылы мәдәният йортында, Алан авылы китапханәсе белән берлектә "Иркен минем туган илем" дип исемләнгән информацон күңел ачу чарасы уздырды. Чара ике өлештән торды. Беренче өлешендә балалар туган ил, туган як, туган төбәк, башкалабыз төшенчәләре турында мәгълүматлар алдылар, шушы теманы яктыртучы китаплар белән таныштылар, аларны кычкырып укулар оештырылды, укыганнар буенча фикер алышу булды. Чараның икенче өлешендә балаларның ялын күнелле итеп үткәрү максатыннан, татар халкының милли уеннары оештырылды
Әлеге дата уңаеннан 27 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татарстан – уртак йортыбыз” дигән исем астында викторина уздырдылар. Укучылар әлеге чарада актив катнаштылар, дәүләт символлары белән таныштылар, ТАССРга нигез салынуы һәм аның үсеше турында файдалы мәгълүматлар алдылар. “Казаным - рухи башкалам!” – исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Теләче муниципаль районы җирлекара китапханәсе тарафыннан якташ язучыбыз Рашат Низами иҗатына нигезләнеп уздырылган “Йолдыз яңгыры” дип исемләнгән сәнгатьле уку бәйгесендә катнашып, Урта Мишә авылы китапханәчесе Грамота белән бүләкләнде.
Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Без терроризмга каршы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. «Терроризм - явызлык ул» дигән мәгълүмати стенд эшләнде.
кешелек.
Аның барышында югары сыйныф укучылары викторина сорауларына җавап бирделәр, уен формасында хокукый белемнәрен ныгыттылар, җәмгыятьтә куркынычсыз тәртип күнекмәләре булдырдылар.
Шул уңайдан район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Дональд Биссет: тормыш юлы, иҗаты» дип исемләнгән видео презентация әзерләде. Әлеге презентация белән Теләче балалар китапханәсенең Инстаграм социаль челтәр битендә танышырга мөмкин.
Катнашучылар бәйрәм тарихы, дәүләт символлары, табигый байлыклары, республиканың күренекле шәхесләре, тарихи мирасы турында белем алдылар. Туган якны өйрәнү буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар республикаларына мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен Р.Харис, Р. Вәлиева, Р. Корбан, З. Туфайловаларның шигырьләрен укып иҗади чыгышлары аша белдерделәр. Бирегә килүчеләр игътибарына республикабызның тарихи үткәне һәм бүгенгесе чагылдырган "Мәңге яшә телем, илем, халкым, мин яратам сине, Татарстан!” дип исемләнгән күргәзмә дә тәкьдим ителде.
30 август -Республика көне уңаеннан,26 августта Балыклы авылы мәдәният йортында,Алан авылы күчмә китапханәсе белән берлектә,"Иркен минем туган илем!"дип исемләнгән информацион күңел ачу чарасы узды.
Чара ике өлештән торып, беренче өлешендә балалар туган ил,туган як,туган төбәк,башкалабыз төшенчәләре турында мәгълүматлар алдылар,шушы теманы яктыртучы китаплар белән таныштылар,аларны кычкырып уку оештырылып,укыганнар буенча фикер алышу булды.Чараның икенче өлешендә балаларның ялын күңелле үткәрү максатыннан,татар халкының милли уеннары тәкъдим ителде.