26 август көнне Республика көне уңаеннан Балыклы авылы мәдәният йортында, Алан авылы китапханәсе белән берлектә "Иркен минем туган илем" дип исемләнгән информацон күңел ачу чарасы уздырды. Чара ике өлештән торды. Беренче өлешендә балалар туган ил, туган як, туган төбәк, башкалабыз төшенчәләре турында мәгълүматлар алдылар, шушы теманы яктыртучы китаплар белән таныштылар, аларны кычкырып укулар оештырылды, укыганнар буенча фикер алышу булды. Чараның икенче өлешендә балаларның ялын күнелле итеп үткәрү максатыннан, татар халкының милли уеннары оештырылды