26 август көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган " Бай тарихлы, бөек халкым белән чәчәк ат син, Татарстаным! “дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр .

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Катнашучылар бәйрәм тарихы, дәүләт символлары, табигый байлыклары, республиканың күренекле шәхесләре, тарихи мирасы турында белем алдылар. Туган якны өйрәнү буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар республикаларына мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен Р.Харис, Р. Вәлиева, Р. Корбан, З. Туфайловаларның шигырьләрен укып иҗади чыгышлары аша белдерделәр. Бирегә килүчеләр игътибарына республикабызның тарихи үткәне һәм бүгенгесе чагылдырган  "Мәңге яшә телем, илем, халкым, мин яратам сине, Татарстан!” дип исемләнгән күргәзмә дә тәкьдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International