30 август -Республика көне уңаеннан,26 августта Балыклы авылы мәдәният йортында,Алан авылы күчмә китапханәсе белән берлектә,"Иркен минем туган илем!"дип исемләнгән информацион күңел ачу чарасы узды.
Чара ике өлештән торып, беренче өлешендә балалар туган ил,туган як,туган төбәк,башкалабыз төшенчәләре турында мәгълүматлар алдылар,шушы теманы яктыртучы китаплар белән таныштылар,аларны кычкырып уку оештырылып,укыганнар буенча фикер алышу булды.Чараның икенче өлешендә балаларның ялын күңелле үткәрү максатыннан,татар халкының милли уеннары тәкъдим ителде.