ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Республика балалар китапханәсе» «Читающие дети: читаем на языках народов Республики Татарстан» - халыкара әдәби онлайн уку марафоны турында игълан итте. Шармыш авыл китапханәсе шушы марафонда катнашырга булды һәм сайлап алу турын уздырды. Анда теләге булган һәр кеше әлеге әдәби онлайн марафон тематикасы буенча теләсә кайсы әсәрне укып катнаша ала иде. Конкурска Чернов Вячеслав һәм Проноз Полина башкаруында “Мой сон”, “Пусть процветает Родина моя” шигырьләре җибәрелде.