25 август көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә танылган драматург, Татарстанның халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Туфан Миңнуллин - татар халкының сөекле улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә куелган әдәбият олуг шәхесебезнең тормышы, иҗаты турында сөйли, аның турында замандашларының хатирәләре белән бүлешә. Шулай ук, китапханәче Туфан Миңнуллинга багышланган видео күзәтү эшләде һәм үзенең социаль челтәр битенә урнаштырды.