Элек-электэн чишмә тапкан, аны чистарткан кешене халык зурлаган, чишмәгә аның исемен биреп мәңгеләштергән.

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Максабаш авылы китапханәсе «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Челтерәгез, чишмәләр” дип исемләнгән экологик маршрутыбыз  авылдашыбыз Галлямов Сәлим Хатыйм улы тарафыннан төзекләндерелгән “Олы юл” чишмәсендә тукталды. Әлеге чишмә узенен саф суы белән тәнгә сихәт бирсә, гүзәллеге белән җанга тынычлык иңдерүче ял урынына да әйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International