Асфальтта рәсем ясау-балалар өчен бик мавыктыргыч шөгель. Акбур белән рәсем ясау карашны, фикерләүне, вак моториканы, иҗади сәләтне үстерә, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тудыра. Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларга акбур белән рәсем ясау мөмкинлеге бирә алганнар, ләкин асфальтта түгел, ә агач идәндә, чөнки авылда асфальт өслеге бары машиналар йөрү өлешендә генә, бу безнең яшь рәссамнарыбызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз түгел. Ә иҗат өчен тема «ТАССРның 100 еллыгы» итеп сайланган иде. Карагыз, нинди матурлык килеп чыккан!