Әбде авыл китапханәсе «Каяльские чтения. Слово о полку Игореве» дип исемләнгән челтәрле акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы - Белокалитвин районы ҖҮРКнең Богураев китапханәсе.
Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2020 елның 18 июнендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне узачак.
Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Безне, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр кешенең уңышыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә
Хәрәкәттә актив катнашучылар – җәмәгать эшлеклеләре, коммерциячел булмаган оешмалар, эшкуарлар, артистлар, спортчылар һәм волонтерлар. Активистлар ялгыз калган өлкән кешеләргә продуктлар һәм дарулар алып кайтып бирәләр, күп балалы гаиләләргә, читтән килеп укучы студентларга, үзмәшгульләргә, хастаханәләрдә медикларга булышалар, юридик ярдәм күрсәтәләр.
☎️ Хәрәкәтнең кайнар линиясе буенча 5 меңгә якын консультация күрсәтелде. Юридик ярдәмне Татарстанда яшәүчеләр һәм эшкуарлар алды.
Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. 10 июнь көнне Урта Мишә авылы китапханәсе Россия көненә карата балалар белән “Россия – минем туган илем!” исемле патриотик сәгать үткәрде. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.
Алан авылы китапханәсе,Түбән Новгород өлкәсе Сормовсий районы оештырган #БиблиотекаПобеда75 исемле Бөтенроссия челтәрле акциясендә катнашты һәм Дипломга ия булды.
Теләче җирлекара китапханәсе Россия көненә багышланган «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә катнаша.
221 ел элек 6 июнь конне рус шагыйре, драматург һәм прозаик, рус реалистик юнәлешенә нигез салучы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм теоретигы, тарихчы, публицист, XIX гасырның беренче өлешендәге иң абруйлы әдәби эшлеклеләрнең берсе А.С. Пушкин туган. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәр битендә "Пушкин көне Пушкин китабы белән" дип исемләнгән презентация әзерләде.
Максабаш авылы китапханәсе Вконтакте социаль челтәрендә “Балачак иң күңелле чак”дип исемләнгән Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышланган онлайн рэсем конкурсы үткәрде. Акциядә төрле яшьтәге балалар катнашты.
"Авылым гүзәллеге - 2020"дөньякүләм онлайн бәйгедә актив катнашкан өчен Максабаш авылы китапханәчесе Минһаҗева Лилия Васыйл кызы Диплом белән бүләкләнде