«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте 60 меңнән артык битараф булмаган татарстанлыны үз рәтләренә берләштерде! Хәрәкәттә актив катнашучылар – җәмәгать эшлеклеләре, коммерциячел булмаган оешмалар, эшкуарлар, артистлар, спортчылар һәм волонтерлар. Активистлар ялгыз калган өлкән кешеләргә продуктлар һәм дарулар алып кайтып бирәләр, күп балалы гаиләләргә, читтән килеп укучы студентларга, үзмәшгульләргә, хастаханәләрдә медикларга булышалар, юридик ярдәм күрсәтәләр.
☎️ Хәрәкәтнең кайнар линиясе буенча 5 меңгә якын консультация күрсәтелде. Юридик ярдәмне Татарстанда яшәүчеләр һәм эшкуарлар алды.
👍🏻 55 меңнән артык ярдәмгә мохтаҗ гаилә кирәкле азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителде!
✅ Йортсыз калган 855 кешегә республика хәрәкәте ярдәме нәтиҗәсендә кунар өчен җылы урын бирелде.
📍Ярдәм кулын бүген үк сузыгыз! Республика хәрәкәтенең помощьрядом16.рф сайтына кереп, сез бүген үк волонтер була аласыз, шунда ук ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ашату, йортсыз калганнарны кундыру, приюттагы иясез хайваннарга булышу өчен акча күчерергә мөмкин.







