Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсе үзенең укучылары арасында онлайн рәвештә «Сиянье Пушкинских стихов» дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрде. Биредә Пушкинның танылган шигырьләре һәм әсәрләреннән сюжетлар яңгырады. Мондый укулар балаларның белемнәрен ныгытырга һәм поэзиягә булган мәхәббәтләрен арттырырга ярдәм итә. Әлеге чарада Пушкин шигырьләрен һәм аның китапларыннан өзекләр укып видеога төшереп җибәргән 8 актив укучы катнашты. Барлык катнашучылар да Дипломнар белән бүләкләнде.
Безнең балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгының профилактика эшләре буенча Саба Һэм Теләче районнарының өлкән инспекторы Тимерханов Л.М катнашында онлайн шөгыль булып узды.Әңгәмэ –шөгыль бик кызыклы узды. Тимерханов Л. М. янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде .
6 июнь - А.С.Пушкин туган көн. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәчесе "А.С.Пушкин әсәрләре - безнең рәсемнәрдә" исемле конкурс үткәрде. Әлеге рәсемнәр Вконтакте социаль челтәрендә яктыртылды.
Ачы авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган күп кенә челтәр акцияләрендә, викториналарда, флешбукларда катнашты. Катнашкан өчен Дипломнар һәм Сертификатлар белән бүләкләнде.
Теләче муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы коллективны социаль хезмәткәр көне белән котлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Теләче муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәмне җылы дустанә шартларда социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылардан видеороликлар карау белән билгеләп үттеләр.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия “Фото – история моей библиотеки” исемле китапханәара акциядә катнашып, Сертификат алды. Акциянең оештыручысы – Шатура шәһәре Туголес китапханәсе.
2020 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, А.С.Пушкин исемендәге шәһәрнең үзәк китапханәсе игълан иткән иткән «Читать. Помнить. Чтить» дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып Иске Җөри авылы китапханәчесе Гыйлметдинова Рузалия диплом белән бүләкләнде.
Иске Җөри авылы китапханәсе “Поэтическая память о войне” дип исемләнгән конкурста катнашты. Әлеге конкурста китапханәнең актив китап укучысы Абдуллина Сөмбелә Муса Җәлилнең” Кызыл ромашка” шигырен укыды. Конкурста катнашып сертификатка һәм рәхмәт хатына ия булдылар.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Илеш районында туып-үскән шагыйрь, публицист, сәясәт эшлеклесе Р. Миңнуллин истәлегенә багышланган «Роберт Миңнуллинның яраткан әсәрләре битләре буйлап» дигән челтәрле акция кысаларында үткәрелгән рәсем конкурсында катнашты. Конкурста Гильмутдинова Әминәнең рәсеме урын алды һәм Сертификатка ия булды.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гыйлметдинова Рузалия Белгород өлкәсе Валуйск шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган «Китап аша балачак дөньясына» исемле китапханәара челтәрле акциясендә катнашып Дипломга ия булды.