Илебез быел ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы унайдан Казаклар авылы китапханәчесе, тарихыбызны барлау максатыннан, "Фотоларда авыл тарихы" дигән онлайн акция оештырды. Акция барышында Казаклар авылы халкыннан килгән истәлек - фотолар тупланды һәм алар Вконтакте социаль челтәрендә Казаклар авылы китапханәсе битендә урнаштырылды.
Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучы нәни дуслары арасында 1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан, "Балачак бәйрәме" дип исемләнгән онлайн фотобәйге үткәрде. Бәйге 29 нчы майдан-1 нче июнь көннәрендә Вк социаль челтәрендә Казаклар авылы китапханәсе битендә үтте. Иң күп лайк җыйган 3 фото иясе җиңүче булды. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә җиңүчеләр исемлегенә керә алмаган барлык катнашучыларга электрон грамоталар тапшырылды.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Пушкин көненә багышланган «Он считал своим долгом быть влюбленным» исемле төбәкара челтәр акциясендә катнашып, Сертификат алды. Акцияне оештыручы-Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Тәтеш җирлекара китапханәсе» Олы Тархан авыл җирлеге китапханәсе.
Алан авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәрендә “Күңелле балачак”дип исемләнгән Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышланган онлайн фото-акция үткәрде. Акциядә төрле яшьтәге балалар катнашты.
Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Белгород өлкәсе Валуйск шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган «Китап аша балачак дөньясына» исемле китапханәара челтәрле акциясендә катнашып Дипломга ия булды.
Ачы авыл китапханәсе РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән Хәтер һәм Дан елы кысаларында үткәрелә торган «Танковая среда» челтәрле акциясендә катнашты. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм илебез танк төзелешенең 100 еллыгына багышланды. Акциянең оештыручысы - Чиләбе шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә.
Теләче муниципаль районының 4 нче номерлы филиалы Ачы авыл китапханәсе «Бабайга Җиңү өчен рәхмәт" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсендә катнашты һәм Сертификат белән бүләкләнде. Күргәзмәнең оештыручысы - "Чайковская үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"ның Ф.Ф. Павленков исемендәге 17 номерлы китапханәсе.
1 июнь көнне Әбде авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәрендә «Наши дети за мир на Планете» дип исемләнгән онлайн фотосессия үткәрде, анда авыл халкы һәм кунаклар катнашты.
Баландыш авыл китапханәсендә балаларны халыкара яклау көне уңаеннан чираттагы яңа бәйге "Балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак" онлайн фото-конкурс үткәрелде. Конкурста барлыгы 16 бала катнашты. Ин куп лайк җыеп Хайретдинов Ибраһим җиңуче булды һәм бүләкләнде.
Теләче муниципаль районының Айдар авыл китапханәсе Черепанов үзәк китапханәсе оештырган Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "Китап өчен тавыш бирәм!" челтәрле акциясенә кушылды. Катнашкан өчен Сертификатка ия булды.