ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә “Файдалы минут” рубрикасы кысаларында әдәби викторина үткәрде. Викторинада катнашучыларыбыз язучыларны портретларыннан танып дөрес җавапларын яздылар.

"Авылым гүзәллеге - 2020"дөньякүләм онлайн бәйгедә актив катнашкан өчен Иске Җөри  авылы китапханәчесе  Гильмутдинова  Рузалия  Шайдулла кызы Диплом белән бүләкләнде.

Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә туры эфирда якташ язучыларыбызга багышланаган интеллектуаль уен үткәрде.

4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә экологик һәм авыл туризмының пилот проектын үстерү буенча Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү барышы турында эшлекле киңәшмә узды. Чараны Парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район кулланучылар кооперативлары җитәкчеләренә яңа автолавкалардан ачкычлар тапшырды.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Сәүдә нокталарына килгәндә саклану чараларын куллануыгыз сорала, (резин перчаткалар һәм маскалар) бу катгый тәлапләрнең берсе. Бу таләпне үтәү мәҗбүри. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әледән - әле рейдлар ясап торачак. Һәм алар тарафыннан хокук бозучыларга административ беркетмә ләр төзелә. Барыбыз да исән-сау булыйк.
 

Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балачагыбыз күбесенчә уйнап, әкиятләр тыңлап уза. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе "Бәхетле балачак илендә" онлайн фото-акция уздырды. Нәни китап укучыларыбыз китап белән төшкән кызыклы фотосурәтләрен безгә тәкъдим иттеләр.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы-халыкка китапханә хезмәте күрсәтүдә актуаль юнәлешләрнең берсе. Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе «Тәмәкесез тормыш өчен» исемле виртуаль күргәзмә әзерләде. Күргәзмәдә тәмәке тартуның зыяны, тәмәкенең кеше организмына тискәре йогынтысы турында мәгълүматлар  урнаштырылды.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Пушкин көненә багышланган «Он считал своим долгом быть влюбленным» исемле төбәкара челтәрле акциясендә катнашып  Сертификатка булды. Акцияне оештыручы - Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Тәтеш җирлекара китапханәсе»нең  Олы Тархан авыл җирлеге китапханәсе.

Әлеге мавыктыргыч чарага кушылучыларны көн дәвамында кызыклы сораулар көтте. Викторина «Инстаграмм» социаль челтәрендә уздырылды. Биредә  барлыгы 80 кеше үзенең тапкырлыгын сынап карады. Викторина бик кызык һәм җанлы үтте. Уенда катнашучы һәркем  әлеге викторина ярдәмендә үзенең күзаллавының ни дәрәҗәдә үсеш алуын билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International