Шармыш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Война и Победа глазами детей” исемле челтәр акциясенә кушылды. Конкурска Зуйкова Ксения Валерьевнаның “И женщины были солдатами” дигән рәсеме җибәрелде.
Шармыш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Строки, опаленные войной” дип исемләнгән ачык онлайн - шигырь укучылар конкурсына кушылды. Конкурска Кульматова Самира башкаруында Влад Снегиревның “Ветераны” әсәре җибәрелде.
Без яу кырында һәлак булучылар алдында баш иябез. Еллар уза, буыннар алмашына, әмма халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә кала. Ел саен күпләр «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнаша. Бүгенге изоляция вакытына карамастан Алан авылы китапханәчесе бу традицияне онлайн форматта, сугышта катнашучылар һәм аларның каһарманлыклары турында «Үлемсез полк Алан» акциясе белән дәвам итә. Без бабаларыбызның батырлыклары белән чын күңелдән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә документлар кабул итә башлады. Грантның максималь суммасы – 30 млн сум. Бүген, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты белән үз гаилә фермаларын ачып, аякларында нык торучы кешеләр шактый. Шундыйларның берсе – Рамил Кыямовның крестьян-фермер хуҗалыгы.
Акцияне “Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырды.
Иске Карабан авылы китапханәчесе Вологодск өлкәсенең Соколка район Үзәк балалар китапханәсенең № 4 филиалы оештырган “Җир объективта” дип исемләнгән фотоакциядә катнашып сертификатка ия булды.
27 нче апрельдән 3 нче майга кадәр Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре
"Строки, опаленные войной" дип исемләнгән шигырь уку марафоны оештырды. Марафонда катнашучылар укыган шигырьләрен видеога төшереп безгә җибәрделәр. Марафон дәвам итә. Болар барысы да #БөекҖиңүгә75 хештегы белән инстаграммда Теләче үзәк китапханәсе битендә урнаштырылып барыла.
27 нче апрельдән 3 нче майга кадәр Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Татарстан – туган җирем” дип исемләнгән шигырьләр акциясен дәвам итте. Әлеге акция барышында Татарстаныбызга, туган җиребезгә багышланган шигырьләр #ТАССРга100ел #Татарстантуганҗирем хэштеглары белән инстаграммда Теләче үзәк китапханәсе битендә урнаштырылып барылды.
Казаклар авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, “Күңелләр Тукай белән сөйләшә” дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсында катнашып, Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен тәкъдим итте.
Йогышлы чир белән бәйле чикләүләр уңаеннан, быел 1 май бәйрәмен балалар өйдә генә бәйрәм итте. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсе "Кызыл йомырка" бәйрәме дип исемләнгән онлайн флешмоб оештырды. Фотолар #өйдәутыртеләче #казакларавылыкитапханәсе #кызылйомыркабәйрәме #онлайн флешмоб хештеклары астында Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылды.