Бу көннәрдә без сугышта үлемгә каршы барган, тылда үз хезмәтләре белән җиңүне якынайткан кешеләрне искә алабыз.

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Без яу кырында һәлак булучылар алдында баш иябез. Еллар уза, буыннар алмашына, әмма халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә кала. Ел саен күпләр «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнаша. Бүгенге изоляция вакытына карамастан Алан авылы китапханәчесе бу традицияне онлайн форматта, сугышта катнашучылар һәм аларның каһарманлыклары турында «Үлемсез полк Алан»  акциясе белән дәвам итә. Без бабаларыбызның батырлыклары белән чын күңелдән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International