ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Иске Җөри авылы китапханәсе  Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан,  Алабуга шәһәре үзәк китапханәсе үткәргән “Яз. Тукай. Шигърият. – Весна. Тукай. Поэзия.” дип исемләнгән акциядә катнашты.

Иске Җөри авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсы кысаларында, Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкиятен тәкъдим итте.

Габдулла Тукайның китапларын укучыларга тәкъдим итү максатыннан, Иске Җөри авылы китапханәсе Тукай китапларына онлайн видео күргәзмә ясады.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсе #ШигырьләрдәһәмрәсемнәрдәТукайиҗаты дип исемләнгән онлайн бәйге игълан итте. Әлеге бәйгедә бик теләп катнаштылар. Г.Тукай иҗатын яратучылар онлайн рәвештә шигырьләрен сөйләделәр һәм рәсемнәр ясадылар. 

Акцияне «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе оештырды.

Баландыш авылы китапханәсе китап укучысы Җаббарова Фәридә Алмаз кызы Г. Тукайның "Шүрәле" әкияте белән "Туган тел, татлы мотивың кебек!" исемле челтәрле акциядә катнашты. Акцияне  Камбар районы Кама китапханәсе оештырды.

Татарстан язучылар берлеге тарафыннан оештырылган "Шигырь бәйрәме Онлайн" флешмобында Баландыш авыл китапханәсенең китап укучылары Чулпан Мубаракшина һәм Суфия Хасаншиналар катнашты.

Баландыш авыл китапханәсе 24 - 26 апрельне Тукай көннәре дип игълан итте һәм челтәрле "Шигъри флешмоб" оештырды. Г.Тукай шигырьләрен сөйләп бу флешмобта 8 бала катнашты.

Баландыш авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә" дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсында катнашып, Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен тәкъдим итте.

Баландыш авыл китапханәчесе Татар кыш бабае Инстаграмм битендә оештырылган Г.Тукай шигырен яхшы сөйләү конкурсына Мубаракшина Чулпанның "Туган тел" шигырен урнаштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International