ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Гильмутдинова Рузалия Шайдулловна, библиотекарь Старозюринской сельской библиотеки приняла участие в сетевой акции "А между строчек синий платочек...", организатором которой является модельная юношеская библиотека №41 МБУ Центральная система массовых библиотек городского округа г. Уфа. За участие награждена сертификатом.

Тиздән Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 75 еллыгын  билгеләп үтәчәкбез.  Теләче урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңү  көненә багышланган рәсемнәр `һәм  эшләр иҗат итәләр. Бу матур  рәсемнәрне  1 нче сыйныф балалары  дистанцион  дәресләрдә  укытучылары  Г.Ф. Нигмәтҗанова  һәм әти-әниләре белән  берлектә ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Үз - үзеңне изоляцияләү чорында Баландыш авылы «Ак калфак» оешмасы хатын - кызлары белән китапханәче Миләүшә Назипова  «Татар халык ашлары» челленджын оештырды.  Челлендж социаль челтәрләрдә видео итеп урнаштырылды.

Алан авылы китапханәсе «Читаем Есенина вместе» төбәкара акциясендә һәм “Пушистый любимец” фотоконкурсында катнашып, диплом һәм сертификатка ия булды.

Алан авылы китапханәсе онлайн форматта үткәрелгән “Библиотөн - 2020. Җиңү кайтавазы” акциясендә катнашып, “Татар язучылары - Бөек Ватан сугышында” исемле видеопрезентация тәкъдим итте. Татар халкының сөекле уллары дошманга каршы көрәштә корал белән генә түгел, ялкынлы каләмнәре белән дә көрәштеләр, алар мәңге безнең йөрәкләрдә!

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы, «Татарстанның китап дөньясы» төбәкара китапханә акциясенә кушылып, Дипломга лаек булды. Акцияне «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырды.

Телне каләм саклый, диләр. Безнең Олы Мишә балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р.  да мәгълүмат чаралары үткәргән әдәби бәйгеләрдә катнанаша һәм призлы урыннар  да ала. Бу көннәрдә безнең өчен тагы бер сөенечле хәбәр булды. Миннебаева Д.Р. "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп"  журналларының Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелгән "Әдәби карта" иҗади бәйгесендә "Тезмә әсәрләр" номинациясендә беренче урынга лаек дип табылган. "Әдәби карта"ның елдан-ел географиясе киңәя бара. Күптән түгел 2019елда үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Без, ниһаять, 300ләп иҗади эш арасыннан призлы урынга чыккан җитәкчебезне ихлас котлыйбыз. Җиңүчеләрнең иҗат җимешләре "Гаилә һәм мәктәп" журналының апрель санында дөнья күрде. Алга таба да җитәкчебезгә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Урта Мишә авыл китапханәсе, медицина персоналы, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби госпитальләр эшенә багышланган #Медицина_в военный_шинели челтәрле акциясенә кушылып, Сертификатка ия булды. Акция А.С. Пушкин исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе оештырган Хәтер һәм Дан елы кысаларында үткәрелә.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы, М. Удовиченко исемендәге Үзәк балалар китапханәсе оештырган "Зур сугышның кечкенә геройлары" дип исемләнгән челтәр акциясенә кушылып, Сертификатка ия булды.

Иске Җөри авылы китапханәсе Зәй үзәк китапханәсенең Югары Шепкә китапханәсе игълан иткән "Тукайны бергә укыйбыз" исемле челтәрле акциядә катнашып диплом белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International