Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан яшелчә, җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык сроклары буенча 2020 елның 1 маеннән 15 маенә кадәр «кайнар линия» оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин
Хөрмәтле райондашлар! Һәркемгә якын булган 1нче Май бәйрәмен билгеләп үтәбез. Чорлар арты чорлар алмашына, ә Беренче Май безнең өйләргә һәр елны көтеп алынган язның тагын бер якты билгесе – яңарыш буларак килеп керә. Әлеге бәйрәм - барлык хезмәт ияләре өчен бердәмлек һәм теләктәшлек көне. Ул - илне, төбәкне үстерүдә көн саен үзенең хезмәте белән өлеш керткән һәркемнең бәйрәме.
Татарстанда пандемиядән иң зур зыян күргән тармакларда эшләүче оешмалар өчен федераль ярдәм чаралары карала. Шуларның берсе - процентсыз кредитлар. Кредит өчен процентлар федераль бюджет хисабына капланачак.
Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм аларның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен төзү инициативасын хуплады. Төзелеп килә торган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика массакүләм хәрәкәте бүгенге көндә авыр тормыш хәлләренә тарыган кешеләргә ярдәм итү юнәлешендә иҗтимагый оешмаларның, волонтерларның, бизнес һәм хакимиятнең көчен берләштерүне күздә тота.
Урта Мишә авыл китапханәе «Имин хезмәт - һәр кешенең хокукы» исемле онлайн күргәзмә тәкъдим итте. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне 2003 елдан бирле ел саен билгеләп үтелә. Ел саен бәйрәмнең девизы үзгәрә, әмма ул һәрвакыт кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм саклау белән бәйле.
Иске Җөри авылы китапханәсе Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы китапханәсе оештырган “Поэтический сабантуй” дип исемләнгән акциясендә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
Иске Җөри авылы китапханәсе Арча районы Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авылы китапханәсе үткәргән ТАССРның 100 еллыгына багынланган “Мой любимый Татарстан” дип исемләнгән акциядә катнашып диплом белән бүләкләнде.
Иске Җөри авыл китапханәсе Курган өлкәсе Звериноголово үзәк район китапханәсе оештырган “Стихотворение, посвящённое героям войны” дип исемләнгән акциядә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
Иске Җөри авыл китапханәсе Уфа шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсе оештырган «Жди меня, и я вернусь» дигән челтәрле акциягә кушылды һәм сертификат белән бүләкләнде. Акция 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Белгород өлкәсенең Валуйки шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе оештырган «Мы будем помнить день освобожденья!» дип исемләнгән акциядә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.