«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!».

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм аларның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен төзү инициативасын хуплады. Төзелеп килә торган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика массакүләм хәрәкәте бүгенге көндә авыр тормыш хәлләренә тарыган кешеләргә ярдәм итү юнәлешендә иҗтимагый оешмаларның, волонтерларның, бизнес һәм хакимиятнең көчен берләштерүне күздә тота.
Мохтаҗларга ярдәм итү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче төрле оешмалар инде бүген үк «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә кушылды. Бу республикадагы 60 меңнән артык волонтер, иганәчеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм битараф булмаган йөзләгән гади кеше.
Республика Президенты халыкка күрсәтелергә тиешле чаралар буенча фикер алышты һәм, мохтаҗ булганнарга максималь санда ярдәм күрсәтү өчен,  теләге булган ярдәмчеләрнең, иҗтимагый оешмаларның, бизнес вәкилләренең әлеге хәрәкәттә киң күләмдә катнашуын тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International