ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге дата  уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсе китапханә укучылары арасында  “Огонь символ жизни и смерти” дигән темага иҗади эшләр конкурсы үткәрде. Әлеге конкурс утның көче турында белемнәрне ныгытты. Үз - үзеңне изоляцияләү чорында яшь укучыларга, янгын куркынычсызлыгы турында китаплар тәкъдим ителде. Укучылар әлеге темага үзләре ясаган рәсемнәрен конкурска җибәрделәр.

Дөнья халкының күп өлеше җәмгыять үсешенә үз өлешен кертеп, эш урынында тормышының өчтән бер өлешен үткәрә.   Халыкара хезмәт оешмасы карары белән 28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип игълан ителде. Әлеге дата бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын хезмәтне саклауның чишелмәгән проблемаларына җәлеп итәргә, шулай ук кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә хезмәт культурасын алга этәрергә тиеш.
28 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан «Хезмәтне саклау - безнең иминлек һәм сәламәтлек» исеме белән буклет эшләнде. 

Айдар авыл китапханәсенең "Нурлар" клуб берләшмәсе әгъзалары Хузин Илмир, Рахимова Сиринә, Латыйпова Зәринә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җиңү Открыткалары" Бөтенроссия проектында актив катнашалар.

Баландыш авыл китапханәсендә «Библиотөн - 2020» дип исемләнгән чара онлайн режимда узды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган иде. Илсаф Тимербаев Бөек Ватан сугышы чорларының яраткан китапларыннан өзек укыды һәм видеоролик ясады.

25 нче апрель көнне Айдар авыл китапханәсе «Татарстанның китап дөньясы» төбәкара китапханә акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде. Акцияне «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырды. Әлеге акциягә китапханәче «Тукай дөньясына сәяхәт» китабын тәкъдим итте. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына хәзерге татар теленә нигез салучыларның берсе буларак кереп калган. Тукай китаплары матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Алар хезмәт сөючәнлек, намуслылык, кыюлык, тыйнаклык, җаваплылык кебек кыйммәтле сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә, китап укуга кызыксыну тәрбияли.

25 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Әлеге акциядә  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Муразина Руфия Әмирхан Еникинең “Ана һәм кыз” хикәясенән өзек укыды.

Иске Җөри авыл китапханәсе Владимир Ильич Ленинның тууына 150 ел тулу уңаеннан «#ИмяЛенин» виртуаль акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.

"Хәтер бакчасы" акциясе. Акция Россия буенча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырыла. 27 млн һәлак булучы истәлегенә 27 млн агач утырту планлаштырыла. Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге акциягә кушылды.

22 апрель Җир көне уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәчесе Вологодск өлкәсенең «Соколка район ҮБСЫ» балалар китапханәсе оештырган «ЗЕМЛЯ В ОБЪЕКТИВЕ»  дигән ФОТОАКЦИЯДӘ катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.

Айдар авыл китапханәсе «Яз.Тукай. Шигърият» акциясенлә катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнде. Акцияне «Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International