«Татарстанның китап дөньясы»

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

25 нче апрель көнне Айдар авыл китапханәсе «Татарстанның китап дөньясы» төбәкара китапханә акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде. Акцияне «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырды. Әлеге акциягә китапханәче «Тукай дөньясына сәяхәт» китабын тәкъдим итте. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына хәзерге татар теленә нигез салучыларның берсе буларак кереп калган. Тукай китаплары матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Алар хезмәт сөючәнлек, намуслылык, кыюлык, тыйнаклык, җаваплылык кебек кыйммәтле сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә, китап укуга кызыксыну тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International