Шармыш авыл китапханәсе китап укучысы Колбасов Никита А.С. Пушкинның «Золотая коллекция» китабын тәкъдим итте. Бу Китап сихри, биредә игелеккә өйрәтә торган әсәрләр тупланган. Ә китап үзе бик матур итеп бизәлгән.
Коронавирус пандемиясе безнең тормышыбызга үз шартларын куя. Техника прогрессы исә үзизоляцияне комфортлы үткәрергә мөмкинлек бирә. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Өйдә утыруыбыз файдалы булсын” дигән акция бара. Әлеге чарада укучылар да, укытучылар да актив катнаша. Кемдер җиңүнең 75 еллыгына, мәктәп тарихына багышлап видеоролик эшли, кайберләре элеккеге плакатларны җанландыра. Кыскасы, акциядә катнашучы һәркем үзен иҗади яктан ача ала.
Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Теләче урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңү көненә багышланган рәсемнәр `һәм эшләр иҗат итәләр. Бу матур рәсемне Прокопьев Андрей дистанцион дәрестә укытучысы И.Н. Калжанова һәм әти-әнисе белән берлектә ясаган .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!
Иске Карабаян авыл китапханәсе "Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе тарафыннан оештырылган "Минем яраткан Татарстаным" дигән челтәрле акциядә катнашты. Әлеге акциядә катнашып диплом белән бүләкләнде.
Илдә короновирус пандемиясе булу сәбәпле, барлык чаралар да онлайн режимда үтте. Шәтке авылы китапханәсе дә Теләче балалар китапханәсе үткәргән “Безнең күңелләрдә син Тукай” дип исемләнгән дистанцион шигъри бәйгедә катнашты.
Ике бала – Рахимов Айдин белән Рахимова Айзилә икенче дәрәҗә лауреат исеменә, бер бала – Музафаров Динияр өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Ачы авыл китапханәсе “Огненный рейс Александра Мамкина” Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.
Без үзебезгә төрле һәм күп яктан безгә охшаган кардәшләребездән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.
Ачы авыл китапханәсе «Әдәби зоопарк» челтәрле акциясендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.
Акцияне Валуй үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Колосов модель китапханәсе оештырды.
Ачы авыл китапханәсе Малыга филиалы китапханәсе оештырган #Читаем_Есенина_вместе акциянә кушылып Сертификатка ия булды.
Шармыш авыл китапханәсе “Война глазами художников” дип исемләнгән челлендж акциясендә катнаша. Акциянең оештыручысы - Свердловск өлкәсе Түбән Серге районы Аракай авылы Кызылармия авыл китапханәсе.