Олы Нырсы авылы китапханәсе укучылары Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә бөек шагыйребез иҗатына багышланган рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре ясадылар һәм konkurs@shayantv.ru конкурсына җибәрделәр. Укучылар шулай ук Габдулла Тукай шигырьләрен яттан өйрәнделәр, бөек шагыйрьнең шигырьләрен уку буенча дистанцион марафонда катнаштылар.
Олы Нырсы авыл китапхпанәсе “Стихотворение, посвященное героям войны” дип исемләнгән акциядә катнашып дипломга лаек булды.
Россия буенча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Хәтер бакчасы” акциясе уздырыла. 27 млн һәлак булучы истәлегенә 27 млн агач утырту планлаштырыла. Олы Нырсы авылы китапханәчесе дә әлеге акциягә кушылып, 4 алмагач, 1 шомырт агачы утыртты.
Шармыш авыл китапханәсе "Мой край, овеянный легендой" исемле туган якны өйрәнү акциясенә кушылды һәм Шармаш авылы легендасын тәкъдим итә. Шармыш авылының хуҗалары күп иде һәм менә шуларның берсе барин Бобровников. Нәкъ тә аның гаиләсе турында сүз барачак…
Почтадан килгән иске үрнәктәге открыткалар бүгенге көнгә кадәр дә күңелне җылыта. Нәтиҗә ясап, открыткалар әле өйдә сакланган икәненә инандык.
Быел короновирус пандемиясе чыгу сәбәпле балаларга да урамга чыгу киңәш ителми. Шунлыктан балалар быел 1 май бәйрәмен өйдә, гаиләләре белән бәйрәм итәчәк. Бәйрәм уңаеннан, 1 май көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен ватсап видеоэлемтәсе ярдәмендә “Яз һәм хезмәт бәйрәмен өйдә каршылыйк быел” дип исемләнгән информацион сәгатъ уздырдылар. Әлеге чараның максаты балаларны бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштыру, патриотизм хисе, язга һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү иде.
Тюлячинская центральная детская библиотека провела конкурс стихов на тему «Безнең күңелләрдә син, Тукай».Воспитанники нашего Шадкинского детского сада тоже участвовали в этом конкурсе. Музафаров Динияр стал лауреатом третьей степени, а Рахимова Айзиля лауреатом второй степени. Поздравляем их, желаем дальнейших успехов.
Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Теләче урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңү көненә багышланган рәсемнәр `һәм эшләр иҗат итәләр. Бу матур рәсемнәрне балалар дистанцион дәресләрдә укытучылары һәм әти-әниләре белән берлектә ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!
Шармыш авыл китапханәсе Кама районы ҮКСы Кама китапханәсе тарафыннан оештырылган «Родной язык, как сладок твой мотив!» исемле акциягә кушылды. Шармыш авылының яшь укучылары Г.Тукайның әкиятләрен бик яраталар һәм бик теләп рәсемнәр ясыйлар.
Шармыш авыл китапханәсе Моховлянка авыл китапханәсе тарафыннан оештырылган “Подвиг наших дедов” исмеле акциясендә катнашты. Әлеге акциядә катнашып сертификат белән бүләкләнде.