Олы Нырсы авылы китапханәсе укучылары Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә бөек шагыйребез иҗатына багышланган рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре ясадылар һәм konkurs@shayantv.ru конкурсына җибәрделәр. Укучылар шулай ук Габдулла Тукай шигырьләрен яттан өйрәнделәр, бөек шагыйрьнең шигырьләрен уку буенча дистанцион марафонда катнаштылар.