Ел саен 1 май көнне бала-чага, гадәттәгечә, өйдән-өйгә йөреп буялган йомырка, тәм-том җыя иде.

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Быел короновирус пандемиясе чыгу сәбәпле балаларга да урамга чыгу киңәш ителми. Шунлыктан балалар быел 1 май бәйрәмен өйдә, гаиләләре белән бәйрәм итәчәк. Бәйрәм уңаеннан, 1 май көнне Максабаш авылы китапханәчесе  мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен ватсап видеоэлемтәсе ярдәмендә “Яз һәм хезмәт бәйрәмен өйдә каршылыйк быел” дип исемләнгән информацион сәгатъ уздырдылар. Әлеге чараның максаты балаларны бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштыру, патриотизм хисе, язга һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International