Коронавирус пандемиясе безнең тормышыбызга үз шартларын куя. Техника прогрессы исә үзизоляцияне комфортлы үткәрергә мөмкинлек бирә. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Өйдә утыруыбыз файдалы булсын” дигән акция бара. Әлеге чарада укучылар да, укытучылар да актив катнаша. Кемдер җиңүнең 75 еллыгына, мәктәп тарихына багышлап видеоролик эшли, кайберләре элеккеге плакатларны җанландыра. Кыскасы, акциядә катнашучы һәркем үзен иҗади яктан ача ала.