Агымдагы елда Май бәйрәмнәре чоры яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә чикләүләр режимына туры килә.
Яңа коронавирус йогышы белән авыруны профилактикалау максатларында бик мөһим:
1. республика халкы үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне дәвам итәргә һәм якыннары һәм танышлары белән очрашулардан, илнең башка регионына барудан, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрүдән тыелырга тиеш. Риск төркемнәреннән туганнарын һәм танышларын (65 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник соматик авырулары булган затлар, йөкле затлар) куркыныч астына куймаска, бәйрәмнәр белән аралашу һәм котлау өчен заманча дистанцион элемтә чараларын кулланырга кирәк.
2. Өйдән чыкканда сулыш органнарын саклау өчен битлекләр һәм перчаткалар белән файдаланырга, өйләрдә дезинфекция чаралары кулланып җыештыру эшләрен дәвам итәргә. Кибетләрдә битлек һәм перчаткалар киәргә, дистанцияне үтәргә (1,5-2 м), азык-төлек китерүгә өстенлек бирергә кирәк.
3. Сәфәрдэн тыелып торырга.
Авыру симптомнары барлыкка килгәндә (тән температурасының күтәрелүе, сулыш аурайса, эчәклекнең таркалуы күренеше), табибны өйгә чакыртып, медицина ярдәме сорап кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк.