Әлеге дата уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсе китапханә укучылары арасында “Огонь символ жизни и смерти” дигән темага иҗади эшләр конкурсы үткәрде. Әлеге конкурс утның көче турында белемнәрне ныгытты. Үз - үзеңне изоляцияләү чорында яшь укучыларга, янгын куркынычсызлыгы турында китаплар тәкъдим ителде. Укучылар әлеге темага үзләре ясаган рәсемнәрен конкурска җибәрделәр.