Телне каләм саклый, диләр. Безнең Олы Мишә балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р. да мәгълүмат чаралары үткәргән әдәби бәйгеләрдә катнанаша һәм призлы урыннар да ала. Бу көннәрдә безнең өчен тагы бер сөенечле хәбәр булды. Миннебаева Д.Р. "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларының Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелгән "Әдәби карта" иҗади бәйгесендә "Тезмә әсәрләр" номинациясендә беренче урынга лаек дип табылган. "Әдәби карта"ның елдан-ел географиясе киңәя бара. Күптән түгел 2019елда үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Без, ниһаять, 300ләп иҗади эш арасыннан призлы урынга чыккан җитәкчебезне ихлас котлыйбыз. Җиңүчеләрнең иҗат җимешләре "Гаилә һәм мәктәп" журналының апрель санында дөнья күрде. Алга таба да җитәкчебезгә иҗади уңышлар теләп калабыз.