ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Субаш авыл китапханәсе Владимир Ильич Ленинның (Ульянов) тууына 150 ел тулу уңаеннан һәм Ульяновск шәһәренең «Сәнгать дөньясы» 1 нче махсуслаштырылган китапханәсе тарафыннан оештырылган «#ИмяЛенин» виртуаль акциясенә кушылып диплом белән бүләкләнде.

Урта Мишә авыл китапханәсе Владимир Ильич Ленинның (Ульянов) тууына 150 ел тулу уңаеннан «#ИмяЛенин» виртуаль акциясендә катнашып Диплом алды. Акцияне оештыручы Ульяновск шәһәренең 1 нче махсуслаштырылган «Сәнгать дөньясы» китапханәсе.

Теләче үзәк китапханәсе интернет челтәрләрендә бара торган “Читаем Тукая Вместе”, “Стихотворение, посвященное героям войны” исемле акцияләрендә катнашты һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Открыткалар #Теләчекитапханәсе, #өйдәутыртеләче, #Бөек Җиңүгә75ел# хештегралы белән инстаграмм битендә урнаштырыла. Балалар бу марафонга бик теләп кушылдылар. Марафон дәвам итә.

21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 апрель көннәрендә x Дөньякүләм онлайн марафонда Шәтке авылы китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина да катнашты.

Субаш авыл китапханәсе интернет челтәрләрендә бара торган "Поэтический сабантуй", "Пушистый любимец", "Читаем Тукая вместе", «Поэзия тоже воевало» дигән сетевой акцияләрендә катнашты.  Акцияләрдә катнашып дипломнар һәм сертификатларга ия булды.

Урта Мишә авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Минем яраткан Татарстаным» челтәрле акциясендә катнашып, Диплом алды. Акцияне «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе оештырды.

Тиздән Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 75 еллыгын  билгеләп үтәчәкбез.  Теләче урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңү  көненә багышланган рәсемнәр `һәм  эшләр иҗат итәләр. Бу матур  рәсемнәрне  балалар дистанцион  дәресләрдә  укытучылары  И.Н. Калжанова  һәм әти-әниләре белән  берлектә ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Сезне барыгызны да, изге Рамазан ае башлануы белән чын йөрәктән котлыйбыз. Һәм аны барчабыз да, тыелганнардан тыелып, пакълык, шәфкатьлелек, миһербанлылык, сабырлык үрнәкләре күрсәтеп үткәрербез дигән изге теләктә калабыз. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы Рамазан аен без, короновирус таралуы сәбәпле, килеп туган күп кенә чикләүләр, уңайсызлыклар белән каршылыйбыз.

#Күкчәүавылыкитапханәсе, #өйдәутыртеләче, #Бөек Җиңүгә75ел#открыткалар вконтакте битендә урнаштырыла. Балалар бу марафонга бик теләп кушылдылар. Марафон дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International