ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы, Вологодск өлкәсенең «Соколка район ҮБСЫ» балалар китапханәсе оештырган “Җир Объективта” дип исемләнгән ФОТОАКЦИЯДӘ катнашып, Сертификатка ия булды.  

Урта Мишә авылы китапханәсе Минькино китапханәсе оештырган "Пушистый любимец" фотоконкурсына кушылды һәм челтәрле фотобәйгедә катнашкан өчен дипломга лаек булды.

Зверинологовский шәһәренең үзәк китапханәсе  “Стихотворение, посвященное героям войны” дип исемләнгән регионара акция оештырды. Әлеге акциядә  Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия дә катнашып, дипломга лаек булды.

Владимир Ильич Ленинның тууына 150 ел тулу уңаеннан Ульяновск шәһәренең 1 нче номерлы китапханәсе виртуаль  акция үткәрде. Шәтке авыл китапханәсе дә әлеге акциядә катнашып  дипломга лаек булды.

Шәтке авылы китапханәсе “75 книг о войне и Победе” исемле флешмобта катнашып Сергей Алексеевның “Сталинградское сражение. 1942-1943” исемле китабын тәкъдим итте. Һәм акциядә катнашып сертификатка лаек булды.

Акция 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Акциянең оештыручысы - Уфа шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсе.  Әлеге акциядә катнашып сертификатка ия булды.

Акцияне оештыручылар – Вологодск өлкәсенең «Соколка район» балалар китапханәсе - № 4 филиалы.

Алан авылы китапханәчесе “Без Тукайны укыйбыз”, “Поэзия тоже воевала”,

“Мой любимый Татарстан” дип исемләнгән челтәрле акцияләрдә катнашты һәм дипломнарга ия булды.

Куркыныч экологик һәлакәтләр турында искә алу көне. Ул планетабызга сакчыл мөнәсәбәт - җирдә барлык кешеләрнең эше дип ассызыклый. Шул уңайдан китапханәләрдә төрле чаралар уздырыдып килә.

Вологодск өлкәсенең «Соколка район Үзәк балалар китапханәсенең  № 4 филиалы оештырган “Җир объективта” дип исемләнгән  фотоакциядә катнашып Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова Алсу Гыйззәт кызы  катнашучы сертификатына ия булды.

Ә без белгән китапларга ничә яшь соң?               Айдар авыл китапханәсе  Белореченск  яшүсмерләр үзәк китапханәсе оештырган, юбиляр китапларга багышланган "Юбилейная мозаика" челтәрле флешбугына кушылып дипломга лаек булды.   “Юбилейная мозаика” флешбугына тәкъдим ителгән А.Гайдарның “Тимур һәм аның командасы”  әсәренә 80 ел.  Әлеге китап берничә буын тарафыннан яратып укылды һәм ул хәзер дә актуальлеген югалтмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International