ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Среднемешинская сельская библиотека приняла участие в  конкурсе буктрейлеров организованной Тюлячинской межпоселенческой библиотекой #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә" и представила стихотворение Габдуллы Тукая "Туган авыл".

Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр #СадПамятиДома акциясендә катнашты.

Күкчә авылы китапханәсе "Шигъри сабантуй" челтәрле акциясендә катнашып,  диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы - Яр Чаллы шәһәренең 1 нче филиалы китапханәсе.

Күкчә авыл китапханәсе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #күңелләрдукайбеләнсөйләшә" акциясендә катнашты.

Традицион рәвештә узучы "Библиотөн" 2020 Бөтенроссия акциясе илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле 25 апрельдән 9 майга кадәр «Җиңү истәлегенә» девизы астында онлайн - марафон режимында узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә агач утырту буенча «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе үткәрелә. Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә бик аз вакыт калып бара.  Куркыныч сынаулар аша үтеп, бабайларыбызның илебезне бөтен кешелек өчен саклап калулары белән без горурланабыз .  Һәр агач - тыныч буыннарны искә алу һәм рәхмәт белдерү символы, ә агачлар утырту һәм тәрбияләү буенча уртак гамәлләр - россиялеләрнең теләсә кайсы вакытта бердәмлеге символы. 25 апрель көнне Айдар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре әлеге игелекле акциягә кушылдылар. Еллар узар, Җиңү бакчалары чәчәк атар һәм без һәрберебез ата - бабаларыбыз истәлегенә утыртылган агачлар белән Ватаныбыз бакчаларын бизәүебезне горурланып искә алырбыз.

Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әлеге акция уңаеннан   мәдәният йорты биләмәсенә агачлар утырттылар.

Шәдке авыл китапханәсе Красноуфимск шәһәренең үзәк китапханәсе оештырган "Шигъри стихия" челлендж челтәрле акциясендә катнашып, дипломга лаек булды.

26 апрельдә татар җәмәгатьчелеге күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуын билгеләп үтә. Быел ул үзизоляция шартларында, башка форматта үткәрелә. Мәктәп укучылары Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, видеога яздырып, роликларны үз аккаунтларына элә, кайберләре ясаган рәсемнәре белән уртаклаша. Башка еллардан аермалы буларак, роликларның таралу масштабы, караучылар саны артты. Мәктәп администрациясе акциядә катнашкан укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтен җиткерә, аларга иҗади уңышлар тели!

Үзизоляция чорында, тыл ветераннарының балалары үзләренең әти-әниләренең  сугыш чорында күргән авырлыклар, тормыш юллары турында сөйләгәннәрен видеога төшереп, китапхнәчегә җибәрәләр. Китапханәче Вконтакте социаль челтәрендә #геройлар хәтере хештегы астында бу видеоларны урнаштырып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International