Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә агач утырту буенча «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе үткәрелә. Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә бик аз вакыт калып бара. Куркыныч сынаулар аша үтеп, бабайларыбызның илебезне бөтен кешелек өчен саклап калулары белән без горурланабыз . Һәр агач - тыныч буыннарны искә алу һәм рәхмәт белдерү символы, ә агачлар утырту һәм тәрбияләү буенча уртак гамәлләр - россиялеләрнең теләсә кайсы вакытта бердәмлеге символы. 25 апрель көнне Айдар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре әлеге игелекле акциягә кушылдылар. Еллар узар, Җиңү бакчалары чәчәк атар һәм без һәрберебез ата - бабаларыбыз истәлегенә утыртылган агачлар белән Ватаныбыз бакчаларын бизәүебезне горурланып искә алырбыз.