Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, китап укучыларыбыз белән бергәләп, өйдә утырган вакытны файлалы итеп үткәрү максатыннан, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бергәләп, күңелебезгә хуш килгән Тукай шигырьләрен сөйләп (укып) үткәрде. Әлеге чара инстаграм челтәрендә ай буе дәвам итте. Видеоязмалар #өйдәутыр #Тукайныукыйбыз #Теләчекитапханәсе хэштеглары белән урнаштырылып барды.
Шулай ук “Күңелләр Тукай белән сөйләшә” буктрейлерлар акциясендә катнашып, видеоязмалар #культуратюлячи #библиотека #Күңелләртукайбеләнсөйләшә хэштеглары белән урнаштырды.
Быел Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбендә кече сыйныф укучыларына яраткан шагыйребезнең әкиятләренә һәм балалар шигырьләренә иллюстрацияләр ясарга тәкъдим ителде. Урта буын укучылары бөек татар шагыйре Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар.Укучыларның иҗатлары социаль челтәр битләренә урнаштырылды.
Күкчә авылы китапханәчесе #Өйдә утырабыз, рәсемнәр ясыйбыз акциясе кысаларында “Тукай шигырьләре - безнең рәсемнәрдә” дип исемләнгән акция үткәрде. Әлеге акциядә балалар катнашты. Шулай ук китапханә Г.Тукайның "Шүрәле" әсәре белән "Татарстанның китап дөньясы" акциясендә дә катнашты.
Бу көн Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел Габдулла Тукайның тууына 134 елллыгы билгеләп үтелә. Бөтендөньяда барган короновирус пандемиясе булу сәбәпле китапханәләрдә Тукайга багышланган кичәләр онлайн режимда үтте. Шәтке авылы китапханәсе социаль челтәрдәге аккаунтларында #Безтукайоныклары дигән хештеклар белән рәсемнәр буенча акция үткәрде. Акциядә катнашучыларга дипломнар җибәрелде. Теләче район китапханәсе оештырган #Күңелләртукайбеләнсөйләшә дигән буктрейлерлар конкурсында катнашты. #безтукайныукыйбыз дип исемләнгән шигырьләр флешмобы оештырылды.
Шәтке авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсында катнашып, Габдулла Тукайның "Шүрәле" китабын тәкъдим итте.
Сөекле шагыйребез Г.Тукай тууына 134 ел уңаеннан барлык мәдәният йортларында “Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән онлайн –марафон үтте. Онлайн –марафонда районнан 75 кеше катнашты.
Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Вконтакте социаль челтәрендә “Тукай әсәрләре – безнең рәсемнәрдә” дип исемләнгән онлайн рәсем бәйгесе үткәрде. Балалар яраткан шигырьләрен, әкиятләрен рәсемгә төшерделәр. Бу рәсем бәйгесендә 12 бала катнашты.
Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай шигырьләренең сихри дөньясы” дип исемләнгән шигъри онлайн - марафон үткәрде. Шигырь кешедә сабырлык, миһербанлык, күңел сафлыгы кебек сыйфатларны тәрбияли, гүзәллек алдында баш ияргә чакыра. Бу марафонда катнашучыларның иң кечкенәсенә 3 яшь, ә иң өлкәненә 70 яшь иде.
Татар халкының кабатланмас улы, теленә, халкына тугры булган, аны милләт дип танытучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында төрле чаралар уздырылды. Балалар үзләренең хыялларын кулланып рәсемнәр сурәтләделәр. Аларның ниндие генә юк: "Кәҗә белән сарык", "Су анасы", "Шүрәле", "Кызыклы шәкерт" һәм башкалар. Шулай ук нәниләр бөек шагыйребезнең шигырләрен дә матур итеп сөйләргә өйрәнделәр. Балаларны әзерләүдә ата-аналар бик тырыштылар. Без әлеге иҗат җимешләреннән матур видеороликлар ясап аларны Инстаграмм сайтыбызга урнаштырдык.
Елдан-ел Тукай иҗатына якыная барабыз. Татар халкының кабатланмас горурлыгы күк йөзендә үз урынын алды. Тукай сулышы безнең күңелләрдә яши, ул онытылмый, ул мәңгелек!
Акция проводится по всей России, в честь 75 - летия Победы в Великой Отечественной войне. В память о 27 млн погибших планируется высадить 27 млн деревьев. К акции присоединились и работники культуры села Средняя Меша.