Язлар белән Тукай килә, Тукай белән бәйлибез язларны...

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татар халкының кабатланмас улы, теленә, халкына тугры булган, аны милләт дип танытучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында төрле чаралар уздырылды. Балалар үзләренең хыялларын кулланып рәсемнәр сурәтләделәр. Аларның ниндие генә юк: "Кәҗә белән сарык", "Су анасы", "Шүрәле", "Кызыклы шәкерт" һәм башкалар. Шулай ук нәниләр бөек шагыйребезнең шигырләрен дә матур итеп сөйләргә өйрәнделәр. Балаларны әзерләүдә ата-аналар бик тырыштылар. Без әлеге иҗат җимешләреннән матур видеороликлар ясап аларны Инстаграмм сайтыбызга урнаштырдык.
Елдан-ел Тукай иҗатына якыная барабыз. Татар халкының кабатланмас горурлыгы күк йөзендә үз урынын алды. Тукай сулышы безнең күңелләрдә яши, ул онытылмый, ул мәңгелек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International