ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Шул уңайдан,Теләче җирлекара китапханәсе бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган «Күңелләр Тукай белән сөйләшә» дип исемләнгән  «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үткәрде. Айдар авылы китапханәсе әлеге конкурс кысаларында, Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырен тәкъдим итте.

Моның өчен яраткан китабыннан истәлекле өзекне укып, видеоны язарга һәм теләсә кайсы социаль челтәргә #75словПобеды хэштегы белән салырга кирәк. Акциядә Айгөл Хазиева, Сәрия Хафизованың “Кайтмый калганнар” шигыре белән катнашты.

10 апрельдән 26 апрельгә кадәр Теләче балалар китапханәсе 2 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында «Безнең күңелләрдә син, Тукай» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр һәм Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр, кул эшләнмәләре онлайн бәйгесе оештырды. Биредә Олы Мишә, Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Үзәк, Караширмә, Орымширмә, Баландыш, Шәтке, Олы Кибәхуҗа, Алан һәм Теләче балалары, шулай ук Саба, Кайбыч, Югары Ослан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән дә балалар сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләп видеога яздырып җибәрделәр.

Олы Мәтәскә авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсында катнашып, Бөек Тукаебызның шигырьләрен тәкъдим итте. Шулай ук Г.Тукай  шигырьләренә   онлайн -  укулар  оештырды.

Үзәк авыл китапханәсе үз хезмәтләрен онлайн режимда тәкъдим итә. Хаҗипова Ф.А. үз - үзеңне изоляцияләү вакытында телефон, электрон почта, instadram, «ВКонтакте» социаль челтәрләре аша үз эшчәнлеген алып бара.

Тукайның татар халкы өчен әһәмиятен тулысынча ачып бирерлек сүзләр табуы кыен. Аның шигырьләрендә татар халыкның рухы яши. Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә бөек Тукаебызның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан, «В контакте» челтәренең китапханә сайтында, шигъри онлайн марафон оештырылды. «Язлар безгә Тукай белән килә» исемле марафонда 21 кеше катнашты. Шулай ук бу бәйрәм уңаеннан оештырылган «Күңелләр Тукай белән сөйләшә» дип исемләнгән  районкүләм буктрейлерлар конкурсына, Тукайның «Театр» шигыренә буктрейлер эшләп тапшырылды.

Максабашская сельская библиотека приняла участие в конкурсе буктрейлеров «Күңелләр Тукай белән сөйләшә» по произведениям Г. Тукая, организованной Тюлячинской центральный библиотекой.  Библиотекарь сделала буктрейлер по  произведению Г. Тукая “Су анасы”, сделав его понятным детям, и разместил в социальной сети вконтакте.

Укулар читтән торып оештырылуга карамастан, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 134 еллыгына багышланган чараларда да актив катнаштылар. Мәктәптә оешкан “Репортер” тугәрәгенә йөрүче балалар #Тукайлыяз2020,# Тукайныукыйбыз, #КуңеллэрТукайбеләнсөйләшә хэштеглары астында, үзләренең Тукайга багышланган рәсемнәрен, аудио язмаларын  инстаграм битләренә урнаштырдылар. Шулай ук укучылар “Габдулла Тукай шигырьләрен укыйм” акциясендә дә катнашып, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Лилия «Язлар белән безгә Тукай килә» дип исемләнгән онлайн марафон һәм Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы үткәрде. Авыл укучылары актив катнаштылар. Конкурсны йомгаклап барлык катнашучыларга да китапханә тарафыннан әзерләнгән сертификатлар тапшырылды.

Тукай!.. Ул – бөек исем! Шуңа да һәркайсыбызның күңелендә, җанында аның исеме, халыкчан иҗаты. Апрель ае җитте исә, сөекле Тукаебызга карата күңелебездә булган тирән ихтирам, горурлык хисләре язгы ташкындай бар җиһанны биләп ала. Ел саен 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә мәктәбебездә шигырь бәйрәме уза. Быел да, укучылар дистанцион укуда булуга карамастан, видеога тошереп, укыган шигырьләрен җибәрделәр.Ул видеолар мәктәпнең инстаграм аккаунтында урнаштырылган. УГабдулла Тукай иҗаты буенча ясалган иллюстрацияләргә  конкурс игълан ителгән иде, укучыларның бу рәсемнәрен инстаграмм аккаунтында карарга була. Укучылар белән шулай ук дистанцион тәрбия сәгатьләредә үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International