«Безнең күңелләрдә син, Тукай»

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

10 апрельдән 26 апрельгә кадәр Теләче балалар китапханәсе 2 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында «Безнең күңелләрдә син, Тукай» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр һәм Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр, кул эшләнмәләре онлайн бәйгесе оештырды. Биредә Олы Мишә, Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Үзәк, Караширмә, Орымширмә, Баландыш, Шәтке, Олы Кибәхуҗа, Алан һәм Теләче балалары, шулай ук Саба, Кайбыч, Югары Ослан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән дә балалар сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләп видеога яздырып җибәрделәр.

Тукай әсәрләрен яттан сөйләү буенча онлайн – эстафетада «Кояшкай» балалар бакчасының беренче, икенче кечкенәләр төркемнәре һәм уртанчылар төркеме, Алан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Теләченең 3 нче номерлы  «Шатлык» балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр актив катнашты. Боларның барысы белән дә инстаграмм челтәрендә Теләче балалар китапханәсе битендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International