Тукайның татар халкы өчен әһәмиятен тулысынча ачып бирерлек сүзләр табуы кыен. Аның шигырьләрендә татар халыкның рухы яши. Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә бөек Тукаебызның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан, «В контакте» челтәренең китапханә сайтында, шигъри онлайн марафон оештырылды. «Язлар безгә Тукай белән килә» исемле марафонда 21 кеше катнашты. Шулай ук бу бәйрәм уңаеннан оештырылган «Күңелләр Тукай белән сөйләшә» дип исемләнгән районкүләм буктрейлерлар конкурсына, Тукайның «Театр» шигыренә буктрейлер эшләп тапшырылды.