Үзәк авыл китапханәсе үз хезмәтләрен онлайн режимда тәкъдим итә. Хаҗипова Ф.А. үз - үзеңне изоляцияләү вакытында телефон, электрон почта, instadram, «ВКонтакте» социаль челтәрләре аша үз эшчәнлеген алып бара.
26 апрель көнне Үзәк авыл китапханәсе тарафыннан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көне һәм Шигырь бәйрәме онлайн - марафон итеп үткәрелде. 9 апрельдән 25 апрельгә кадәр Үзәк авыл китапханәсе укучылары өчен Г.Тукай иҗаты буенча «Китаплы - марафон» эшли башлады. Укучыларның яше чикләнмәгән иде. Марафонда катнашучылар Г.Тукай иҗаты буенча видеороликлар һәм рәсемнәрне китапханәченең электрон почтасына яки Whatsapp аша җибәрделәр. Катнашучыларны #тукайныукыйбыз #өйдәутыр #сидидома #теләчекитапханәсе #үзәккитапханәсе #безтукайоныклары хэштэглары белән instadram, «ВКонтакте» аша күрергә мөмкин.
Хаҗипова Ф.А. Теләче җирлекара китапханәсе оештырган Г.Тукай әсәрләре буенча “Күңелләр Тукай белән сөйләшә” дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсы кысаларында, Г Тукайның “Су анасы” әсәрен тәкъдим итте. Буктрейлерны instadram, «ВКонтакте» социаль челтәрләреннән #культуратюлячи
#Библиотека
#КүңелләрТукайбеләнсөйләшә хэштэглары аша күрергә мөмкин.