«Җиңү истәлегенә»

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Традицион рәвештә узучы "Библиотөн" 2020 Бөтенроссия акциясе илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле 25 апрельдән 9 майга кадәр «Җиңү истәлегенә» девизы астында онлайн - марафон режимында узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Бөек Ватан сугышы – илебез халкы үткән авыр сынаулар чоры. Китапханәләр дә әлеге җиңүгә илткән уртак көрәштә үз хезмәтләрен керткән.  Һәр китапханә чын батырлык турында истәлекләрне саклый.

Айдар авыл китапханәсе дә «Библиотөн – 2020» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциядә «Тамчы» клубы әгъзасы Динә Шәйхетдинова, М.Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре белән катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International