26 апрельдә татар җәмәгатьчелеге күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуын билгеләп үтә. Быел ул үзизоляция шартларында, башка форматта үткәрелә. Мәктәп укучылары Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, видеога яздырып, роликларны үз аккаунтларына элә, кайберләре ясаган рәсемнәре белән уртаклаша. Башка еллардан аермалы буларак, роликларның таралу масштабы, караучылар саны артты. Мәктәп администрациясе акциядә катнашкан укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтен җиткерә, аларга иҗади уңышлар тели!