Теләчк үзәк китапханәсе #өйдәутырабыз#Тукайныукыйбыз#Теләчекитапханәсе хэштеглары астында онлайн уку марафоны оештырды. Марафонда бүгенге көндә 8 кеше катнашты.Марафон дәвам итә.
Китапханәче “авылым гүзәллеге” һәм “әдәби марафон” бәйгеләрендә катнашты. Шулай ук 10 төрле межрегиональ акцияләрдә катнашып диплом һәм сертификатларга ия булды.
Бүгенге көндә Рашат Низами шигырьләре, Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас” мистик триллеры һәм Шамил Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” романнары укылды. Әлеге әсәрләрдән өзекләр белән Теләче балалар китапханәсенең ВКонтакте битендә танышырга була.
Айдар авыл китапханәсе, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, тарихыбызны барлау максатыннан "Авылыбыз тарихы - фотоларда" дигән акция башлап җибәрде. Биредә авылдашларыбыздан килгән истәлек - фотолар тупланып барылып альбом ясап куела. Сезнең ярдәм белән тарихыбызны бергәләп барлыйк!
21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 апрель көннәрендә уздырылучы XI Дөньякүләм онлайн марафонда Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да катнашып килә.
Урта Мишә авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Поэзия тоже воевала" дигән патриотик акциягә кушылып Диплом алды. Акциянең оештыручысы: Венев шәһәре, Тула өлкәсе "Җирлекара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы".
Ул Бөек Җиңүгә 75 ел тулуга багышлана. Әлеге датага карата Шингарева Айгөл “Помним. Гордимся!” исемле Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия.
Шармыш авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе оештырган «Минем яраткан Татарстаным» акциясенә кушылды. Әлеге акция вәкилләре каравына Артамонова Зоя Михайловнаның «Туган илем чәчәк атсын» һәм «Теләче» дигән ике шигыре җибәрелде. Бу шигырьләр белән без республикабызның һәм кече Ватаныбызның данын күрсәтергә тырышабыз.
Шармыш авыл китапханәсе «Память о подвиге в творчестве» дип исемләнгән онлайн-экспозициядә катнашты. ВКонтакте социаль челтәрендә Юрий Соловьевның «Ветераны Великой Отечественной» шигырен урнаштырды.
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.Тукай шигырьләрен сөйләүдә балалар да, урта буын да актив катнаша. Әлеге чаралар инстограм, в контакте социаль челтәрләрендә яктыртылып барыла.