ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

Акциядә урта буын да, өлкәннәребез дә, балалар да актив катнаша.Үзизоляция - яраткан китаплардан, газета - журналлардан аерылырга сәбәп түгел.  Өйдә калыгыз, яраткан китапларыгызны, газета - журналлар укыгыз.

Аның иҗаты аша балаларда газиз әниләргә, туган якка, туган илгә, үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. 15 апрель көнне, әлеге нәфис сүз бәйгесенә Айдар авыл китапханәсенең актив китап укучысы Фирүзә Фаляхова “Авылга хат” дип исемләнгән видеоязма җибәрде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Россия халкын берләштерү һәм тарихи хәтерне саклау максатыннан, Идел буе федераль округында «Җиңү Открыткалары» проекты старт алды.

Хаҗипова Ф.А. үз-үзеңне изоляцияләү вакытында үз эшчәнлеген телефон, электрон почта, социаль челтәрләр аша башкара. Гаилә белән уку өчен китап фондында булган китаплар турында онлайн-видеоконсультацияләр, Zoom, Whatsapp платформасы аша балалар укуы буенча тәкъдимнәр үткәрә. Instadram, «ВКонтакте» аша үз укучыларына электрон һәм аудиокитаплар тәкъдим итә.

Урта Мишә авылыннан Шингарева Айгөл Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата “Помним. Гордимся!” исемле рәсем конкурсында катнашты, җитәкчесе – китапханәче, Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 1 июненнән җан башына уртача керем күләме, җан башына уртача яшәү минимумы күләменнән артмаган, 2019 елның II кварталына халыкның җан башына туры килгән түләү (ПМ) билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә 2020 елның 1 июненнән – Һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән гаилә (граждан) мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган очракта, өч яшьтән җиде яшькә кадәр балага ай саен түләнә торган түләү бирелә.

Дистанцион белем алу  (ерактан торып белем алу)бик борынгы еллардан ук барлыкка килгән. Аның тарихы 1836 елда Лондон университетытында башлана. Университетта мәктәп укучыларын имтиханга әзерләү өчен курслар ачыла. Алар университетка йөрмичә генә кыска гына вакыт эчендә ниндидер фән буенча өстәмә белем алу курслары була.

Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып  укуларын дәвам итәләр. Дистанцион дәресләргә укытучылар бик ныклап әзерләнәләр.  Укытучылар дистанцион дәресләр өчен төрле укыту платформалары: Российская электронная школа, Якласс, Открытая школа 2035, Фоксфорд, Skyeng, Uchi.ru кулланалар.Дистанцион укыту укучылар, укытучылар һәм ата – аналарның тыгыз бәйләнешле элемтәсе белән бара. Уңышлар телибез!

Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып  укуларын дәвам итәләр. Дәресләрне читтән  торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды. Дәресләр расписаниесе үзгәрмәде. Расписаниене  сайтта “ Дистанционное обучение”  бүлегендә  карарга була. 

Дәресләрне читтән торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды.Исән-имин булыгыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International