Дистанцион белем алу (ерактан торып белем алу)бик борынгы еллардан ук барлыкка килгән. Аның тарихы 1836 елда Лондон университетытында башлана. Университетта мәктәп укучыларын имтиханга әзерләү өчен курслар ачыла. Алар университетка йөрмичә генә кыска гына вакыт эчендә ниндидер фән буенча өстәмә белем алу курслары була. Шуннан бирле ул үзенең актуальлелеген саклаган һәм бүгенге көнгә кадәр үз-үзен аклаган белем алуның бер юнәлеше. Хәзерге вакытта дистанцион белем алуның төп шарты- заманча тәлапләргә җавап бирә ала торган компьютер техникасы, интернет челтәре , гомумән заманча җиһазлар булу. Баландыш төп мәктәбе укытучылары дистанцион белем бирүдә зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Балалар белән эшләүдә әти-әниләрдә ярдәм итәләр.