Дистанцион дәресләр кызыклы

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып  укуларын дәвам итәләр. Дәресләрне читтән  торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды. Дәресләр расписаниесе үзгәрмәде. Расписаниене  сайтта “ Дистанционное обучение”  бүлегендә  карарга була.  Дистанцион дәресләргә укытучылар бик ныклап әзерләнәләр.  Укучыларның мөстәкыйль эшләре укытучылар тарафыннан һәрчак бәяләнә.  Укучылар дистанцион дәресләрне бик яраттылар. Дистанцион дәресләр ата –аналарның бик зур күзәтүләре аша үтә. Ата – аналар  балаларына ярдәм дә итәләр, шул ук вакытта дәресләр барышын да тикшерәләр . Хәзерге вакытта  укучылар, укытучылар һәм ата-аналар  дистанцион укуга шулай җаваплы карап укуларны дәвам итәләр. 3 в сыйныфы укучылары Исмагилов Эльгар,  Абдуллин Самир, Баева Зилә һәм Гарифуллина Руфинә,  әти-әниләре белән берлектә, бик матур иҗади эшләр ясаганнар. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International