Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Россия халкын берләштерү һәм тарихи хәтерне саклау максатыннан, Идел буе федераль округында «Җиңү Открыткалары» проекты старт алды.
Шармыш авыл китапханәсе дә әлеге проектта катнашты. Изоляция вакытында без укучыларыбызның тормышын төрлеләндерергә тырышабыз, аларга төрле конкурсларда, проектларда, акцияләрдә катнашырга тәкъдим итәбез...